Казанда 18 апрельдә Милли донор көненә багышланган донор акциясе булачак

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

20 апрельдә Россиядә иҗтимагый мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Милли донор көне билгеләнә. Бу көн, беренче чиратта, донорларга – бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлек һәм яшәү игелеге өчен үз каннарын түләүсез биргән кешеләргә багышлана.

«Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» Җәмәгатьчелек оешмасының актив кешеләренең инициативалары буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгенең катнашуында һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты җитәкчелегенең булышлыгында 2014 елның 18 апрелендә Милли донор көненә багышланган донор акциясе булачак.

Акциядә  һәрбер теләгән, 18 яшькә җиткән һәм кан бирүгә каршы күрсәткәчләр булмаган РФ гражданины  катнаша ала. Акциянең һәр катнашучысына исемле донор таныклыклары һәм истәлекле бүләкләр биреләчәкләр.

Акциянең максаты – кан донорлыгына күбрәк кешеләрне чакырырга, салу өчен хәвефсезле кан һәм аның компонентларының кирәклегенең аңлавын арттырырга, республиканың сәламәтлек саклауына ирекле кан донорларының кертелгән мөһим өлешен билгеләргә, кан салуны мөмкин итә торган кешеләргә рәхмәтләр белдергә.  

Бөтен теләүче кешеләрне Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Төзүче» Спорт комплексына 18 апрельдә 9.00 башлап 13.00 кадәр, Казан, Яшел ур., 1 адресы буенча чакырабыз.

Бөтен сораулар буенча

-          Марат Исмәгыйлев, донор акциясенең координаторы,

Кәрәзле телефон номеры: :+7 9046 67 85 81

ТР ССМ РКҮнең Донор бүлеге, тел. 299-00-04
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International