Казанда донор акциясе узды

2014 елның 18 апреле, җомга

Бөтен Россия буенча 20 апрельдә билгеләнә торган Милли донор көнен бәйрәм итү алдыннан Казан шәһәрендә донор акциясе узды.

Бу акциянең башлаучылары булып «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» Җәмәгатьчелек оешмасының актив кешеләре һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгенең актив кешеләре Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты җитәкчелегенең бөтен яктан булышлыгында чыктылар.

Акциянең максаты – түләүсез донорлыкның темасына яшьләрнең игътибарын тартырга  һәм шуның белән донор хәрәкәтенең үсешенә ярдәм итәргә.

Чара Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Төзүче» Спорт комплексының территориясендә уздырылды. Комплексның керү урыны алдындагы мәйданчыгында конкурсларны, иҗадый яшьләр чыгышларын, лотереяләр уйнатуны һәм башка күнел ачу чараларын уздыру өчен тиз төзелгән мәйданчык оештырылды.

Бу көнне 87 кеше донор булды, кан банкы 35 литрдан артык донор каны белән тутырылды.

Акциянең һәр катнашучысына беренче донация турында исемле таныклыклар, Милли донор көнне белән котлый торган ачык хатлар  һәм истәлекле значоклар һәм бүләкләр бирелделәр.

Бөтен катнашучыларга һәм донор акциясен оештыручыларына актив катнашу, күрсәтелгән мәрхәмәт һәм кешелеклек өчен бик зур рәхмәт белдерәбез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International