Бүген РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары А.З.Фәррахов Азино микрорайонында урнашкан «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның балалар сырхауханәсе филиалына, шулай ук ТР ССМның Республика кан үзәгенең төзелә торган яңа бинасына эш визиты белән килеп китте. Яңа бинаның ачылуы 2014 елның 14 маенда Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры В.И.Скворцова катнашуы белән булачак. Республика кан үзәгендә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм ТР ССМның Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев аны төзелеш барышы белән таныштырдылар. А.З.Фәррахов төзүнең югары тизлеген билгеләде, һәм яңа бинаны эксплуатацияләүгә кертү Татарстан Республикасында хәзерге заман кан хезмәтен оештырырга рөхсәт итәчәк, донорлар һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар барлыкка китерәчәк дип ныклы ышаныч белдерде.
БРКХнә А.З.Фәрраховны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, БРКХнең баш табибы урынбасары Л.И. Басанова, БРКХнең баш шәфкать туташы Погуляй Н.А. озатып бардылар. Шул да игътибар итәрлек: очрашуда шул сырхауханәне төзү эшләрен оештырган төзүчеләр катнашты. Визит барышында РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары травматологик бүлегендә, психологик ярдәм күрсәтү бүлегендә, авыр тормыш шартларына эләккән балаларны һәм яшүсмерләрне иҗтимагый адаптацияләү бүлегендә булды, участок педиатрларының эшләре белән танышты, кадрлар сәясәте белән кызыксынды.