Республикада «Stent for life» проекты старт алды

2014 елның 26 апреле, шимбә

«АМЯХ» ТР ДАССО җирлегендә ТР ССМның баш штаттан тыш белгеч-кардиологы А.С. Галявич катнашуында «Stent for life» –  тарих, актуальлек, тормышка ашыру» исемле түгәрәк өстәл булды. «Stent for life» проектының максаты – көчле коронар синдромлы кардиология белән авыручыларга ярдәм күрсәтү.

Түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар: С.М. Хохлунов – м.ф.д., профессор, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе буенча Самара өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече; Кислухин Т.В. – диагностикалау һәм дәвалауның рентгенэндоваскуляр ысуллары буенча Самара өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече; Татарстан Республикасының дәвалау оешмаларының диагностикалау һәм дәвалауның рентгенохирургия ысуллары бүлекләре мөдирләре һәм Татарстан Республикасының ашыгыч ярдәм станциясенең баш табиблары.
«Stent for life» проектының төп максатына ирешү өчен түгәрәк өстәл әгъзалары беренче чиратта торган мәсьәләләрне билгеләделәр, шул мәсьәләләрне үтәү Татарстан Республикасында гына түгел, Россия Федерациясендә дә кардиология ярдәме торышын яхшыртуга китерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International