Югары Ослан РҮХ халыкны кабул итүне оештырды

2014 елның 26 апреле, шимбә

Авыл халкының махсуслаштырылган медицина ярдәмен ала алырлыгын камилләштерү һәм күтәрү максатында Югары Ослан РҮХнең Макула табиб амбулаториясендә тар белгечләр Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы халкын кабул итүне оештырды. Пациентларны кабул итүне республика сәламәтлек саклау оешмаларының белгечләре: онколог-маммолог, кардиолог, офтальмолог һәм РҮХнең белгечләре: эндокринолог, стоматолог, ультратавыш диагностикасының (УТД) табибы, педиатр һәм терапевт уздырдылар.

Бөтенесе 202 пациент тикшерелде һәм консультацияләр алды. Бигрәк тә кардиолог, офтальмолог һәм УТД табибы таләп ителделәр.

Пациентлар кабул итүгә үз чиратларын көткән вакытта кабинет мөдире профилактика әдәбиятын таратып санитар-мәгърифәтчелек эшен уздырды. Шулай ук баш табиб урынбасары район халкына медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфаты мәсьәләләре буенча шәхси кабул итүне оештырды. Бөтенесе 9 кеше мөрәҗәгать итте, 5се табиб амбулаториясенең медицина персоналының эше өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International