Республика клиник хастаханәсе ТР микробиологлары өчен фәнни-гамәли конференция оештырды

2014 елның 26 апреле, шимбә

Республика клиник хастаханәсе ФБССОның микробиологлары да, Казан дәүләт ветеринария академиясенең микробиология кафедрасы да беренче мәртәбә катнашкан ТР микробиологлары өчен булган фәнни-гамәли конференция оештырды.

Конференциянең  «Көчле эчәк йогышлары (КЭЙ) вакытында хәзерге заман лаборатория диагностикасы» дигән төп темасы буенча доклад белән м.ф.д., профессор, Л.Пастер исемендәге ФТИның эчке йогышлар лабораториясе мөдире, Санкт-Петербург шәһәренең баш бактериологы  Кафтырева Л.А. чыгыш ясады.

Хәзерге вакытта КЭЙның 2 төп тенденциясе бар:

1.      Халыкның югары миграциясе аркасында аеруча эре шәһәрләрдә корсак тифының күтәрелүе.

2.      Вируслы этиологияле эчәк йогышларының артуы.

 

Шуңа күрә КЭЙны уңышлы диагностикалау өчен классик бактериология тикшерүләреннән башка ПЦР-диагностикасын да уздырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International