Хәйрияле эшчәнлек сораулары буенча республика киңәшмәсе «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан җирле бүлеге белән бергә Бөек Җиңү юбилеена әзерләнү чикләрендә «Кадерле ветераныбыз» дигән иҗтимагый-гуманитар проектны тормышка ашыру соравы буенча видеоконференция үткәрде. Утырыш ТР Президентының иҗтимагый сораулар буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова рәислеге астында үтте.
Проектның төп максаты ТР сәламәтлек саклавының стационар оешмаларында ветераннарның торулары һәм дәваланулары шартларын яхшырту, аларга иҗтимагый-психологик ярдәм күрсәтү булачак.
Проектны өч этапта тормышка ашыру тәкъдим ителә: 1-нче - (апрель-май 2014) - палаталарга килеп китү һәм мәгълүматый яктырту. 2-нче (июнь-декабрь 2014) – җайланмалар, өстәмә ресурслар сатып алу. 3-нче (январь-май 2015) - җәяү ял итеп йөрү өчен территорияләрне төзекләндерү, республика оргкомитеты утырышында йомгаклар ясау. Бер сүз белән әйткәндә, аш, палаталар һәм саф һава санаториядәге кебек булырга тиеш.