Талпан инфекциясе кешегә трансмиссив юл белән (йогышланган талпаннар кан эчкәндә), азык-төлек аша (боррелияләр яки талпан энцефалиты вирусы белән йогышланган кәҗәләрнең һәм сыерларның сөтләрен кайнатмыйча кулланганда), тию юлы белән (агуланган талпанны сакланылмаган куллар белән алганда) йога ала.
Талпан энцефалиты безнең регионда ешрак бизгәк формасында уза һәм кинәт башланып 39-40°С кадәр тән температурасы күтәрелү белән, көчле баш авыртуы барлыкка килү, косу, бөтен тән сызлау, мускуллар авырту белән характерлана. Бу авыру вакытында нерв системасында көчле авыру барлыкка килергә мөмкин.
Әгәр тире капламында кадалган талпан табылса, аны әкрен генә, иң яхшысы перчаткалы куллар белән пинцет ярдәмендә алырга, һәм бора-бора чыгарырга кирәк. Яраны юып, кулларны сабын белән юарга кирәк. Талпанны йогышлы авыруны тудыручы булу-булмауга лабораториядә тикшерергә мөмкин. Шулай ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул профилактика чараларын үткәрергә кирәклекне билгеләячәк. Бер ай дәвамында үз сәламәтлегеңнең торышын игътибар белән күзәтергә һәм, иң әүвәле, тән температурасына игътибар итәргә кирәк.
Талпан инфекцияләре белән авыруны булдырмау өчен махсус һәм махсус булмаган профилактика ысуллары файдаланылалар.
Махсус булмаган профилактика чаралары талпан кадалуны кисәтүгә юнәлдерелгәннәр: территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту, акарицид эшкәртүләрен үткәрү, шәхси саклану чараларын куллану.