Быел 20 апрельдә билгеләнеп үтелүче Милли кан доноры көне, Кан хезмәтенең иң эре масштаблы традицион чараларының берсенә – «АвтоМотоДонор» федераль акциясенә старт бирде. 2014 елның 30 апреленә кадәр бу вакыйга кан донорлыгы проблемасына салкын карамаган бөтен юл хәрәкәтендә катнашучыларны берләштерәчәк.
2014 елның 30 апрелендә Казан шәһәрендә ЮХИДИ территориясендә ТР ССМ Республика кан үзәгенең кан хәзерләү мобиль комплексын куллану белән «АвтоМотоДонор» исемле донор акциясе булачак. ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм бар теләгән кешеләр кемгә бик кирәк, шулар файдасына канны үз теләкләре белән бирәчәкләр. Акциянең максаты – кан донорлыгына күбрәк кешене чакыру, җибәрү өчен куркынычсыз кан һәм аны компонентлары кирәклеген аңлауны арттыру, ирекле кан донорларының республиканың сәламәтлек саклавына иң мөһим кертемнәрен билгеләү, кан җибәрүне мөмкин итүчеләргә рәхмәт әйтү һәм хөрмәт белдерү.
Бар теләгән кешене 30 апрельдә 9.00дан 13.00кә кадәр Казан шәһ., Оренбургский тракт ур., 5 йорт адресы буенча чакырабыз.
Белешмәләр өчен тел. 299-00-04 – «ТР ССМ РКҮ» ДАССОның донорлык бүлеге