Казанда 2014 елда ТР дәүләт сәламәтлек саклауның оешмаларына эшкә кабул ителгән табиблар-белгечләр һәм клиник-лаборатор диагностикалау табиблары тарафыннан ТР Хөкүмәтенең грантларын алуга беренче конкурсны уздыру буенча комиссия утырышы булды.
Комиссия 17 табибның конкурс мәгълүматларын тикшерде. Беренче конкурс нәтиҗәләре буенча 11 табибка, шул исәптән бер табибка – медицина фәннәре кандидатына, торак шартларын яхшыртырга грантлы булышуны бирү турында карар кабул ителде.
Бу белгечләр РФның башка регоннарыннан: Башкортостан Республикасыннан (3 табиб), Удмуртия Республикасыннан (ике табиб), Самара өлкәсеннән (бер табиб), Чаваш Республикасыннан (бер табиб), Ульяновск өлкәсеннән (бер табиб), Марий Эл Республикасыннан (ике табиб) – килделәр. Бер табиб хосусый медицина оешмасыннан килде.