«Сөйкемлем минем, шәфкатьлем минем, назлым минем – әнием», – уллары аларны өйдә шулай атыйлар. «Яратканым минем, кайгыртучаным минем, хатынкаем минем», – ди ирләре. «Җаваплы шундый, башкаручан шундый, намуслы шундый, шәфкать туташыбыз безнең», – аларга хезмәттәшләре шундый бәя бирәләр.
Аларны бер нәрсә берләштерә: бер тапкыр һәм гомер-гомергә сайланган яраткан эшләренә – кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтүгә, үзләрен аямыйча, ихластан бирелү. Аларның мөлаем йөрәкләрен ТР ССМ ӘМРның Сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан оештырылган, һөнәри бәйрәмгә, Шәфкать туташлары көненә, багышланган «Мисс Шәфкатьлелек-2014» бәйгесе берләштерде. Һәм тагын аларны почетлы беренче урын пьедесталы берләштерде. Ләкин алар төрле. Һәм таң калырлык.
Лилия кырык ел элек Әлмәт балалар тудыру йортында туды, өч елдан соң Кырымда Татьяна дөньяга килде. Кечкенәдән икесе дә хастаханә белән кызыксынуларын аңлый иделәр: Лилия тоемлавы белән, Таня, әнисенә карап. Любовь Василий кызы, Кара диңгез ҮРХсенең хирургия бүлегенең югары категорияле шәфкать туташы (40 ел медицина стажы) кызчык өчен ачыктан-ачык үрнәк булды.
Әлмәт медицина училищесында укыганнан соң һәм Әлмәтнең туберкулезга каршы диспансерында хирургия шәфкать туташы буларак хирургиянең серле йолаларын биш ел буе төптән өйрәнгән вакытта, Лилияне чисталык, стериль җәймәләр исе, операцияләргә әзерләнү процессы гел сокландыра иде.
Шундый бәйгедә җиңүче булу абруйлы һәм җаваплы, синең белән район һәм коллектив горурлана. Татьяна - бу эшкә яңа гына керешкән кеше түгел. Аның тормыш шигаре: «Бары алга гына». Югары квалификациясе, балалар белән аралашу таланты, мөлаемлы һәм интеллигентлы булуы Татьяна Темячеваны ата-аналарның “ПҮле ӘБДХ” ДАССОсында эшләүче иң яраткан участок шәфкать туташына әйләндерделәр.
Лилия Ярощенко, Әлмәт тире-венерология диспансерының кабул итү бүлегенең шәфкать туташы, беренче тапкыр катнаша, һәм беренче тапкыр искиткеч Евгений Дога музыкасы астында бал биюен биеде. Ире өчен бу зур сюрприз булды. Репетицияләргә кечкенә үрдәк бәбкәләре биюен биергә китә иде бит, ә сәхнәдә зифа буйлы аккошка әверелде. Һәм үз-үзе өчен бәхет формуласын ул ахыргы тапкыр һәм катгый итеп чыгарды: «Мин төгәл беләм: мөмкин булмаган мөмкин».