Җиңү бәйрәме алдыннан «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОсында сугыш гамәлләрендә катнашкан һәм тылда эшләгән ветераннар хәтеренә багышланган тантаналы чаралар үттеләр.
Апрельдә Сугыш Ветераннары Госпиталендә (Исаева ур., 13 йорт) бюроның эшләми торган пенсионерлары өчен диспансерлаштыру булды. Госпиталь медиклары тарафыннан 18 кешегә төп медицина тикшерүе үткәрелде. Медицина тикшерүенең вакытын кыскарту һәм аның уңайлылыгы өчен алдан Госпитальгә килүнең тулы планы эшләп чыгарылды, алдан ук һәр пациентка медицина карталары әзерләнгән иде. Суд-биология һәм суд-химия бүлекләренең фельдшер-лаборантлары пенсионерларны тикшеренү барышында озата бардылар. Медицина тикшеренүен үтү өчен пенсионерларга бюро автотранспорты оештырылды.