28 апрельдән башлап 4 майга кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм табиблары кешеләрне коткарырга 7814 мәртәбә чыктылар, шул санда иҗтимагый урыннарга – 1154 чакыру. Медиклар 916 мәртәбә бәхетсез очракларга чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 37 мәртәбә. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 41 кеше зыян күрде, 25 кеше дәвалау оешмаларына тапшырылды, 2 очрак – үлем нәтиҗәсе белән. Янгынларга медиклар 18 мәртәбә чыктылар.
Бала табуга Казандагы Ашыгыч медицина ярдәме станциясе медиклары 98 мәртәбә чыктылар. Төрле авырулар сәбәпле 6237 чакырулар эшләнде, алар арасында көчле миокард инфаркты – 62 көчле баш мие кан әйләнешенең бозылулары – 215.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.