Сугыш ветераннары өчен булган госпитальдә пациентларны Җиңү Көне белән тәбрикләделәр

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

Казан шәһ. «Сугыш ветераннары өчен госпитале» ДАССОдаБөек Ватан сугышында Җиңүнең 69нчы еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Стационар дәвалауда булган катнашучыларны, ветераннарны, ветераннарның тол хатыннарын, тыл хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасының Ветераннар советы рәисе Юлашев Әхәт Гайнулла улы һәм пенсионерларның Республика иҗтимагый оешмасының рәисе урынбасары Вайнер Ефим Михаил улы тәбрик итәргә килделәр, аларга ашамлыклар җыелмаларын тапшырдылар.

Генерал Юлашев А.Г. үз исеменнән һәм ТР Ветераннар советы исеменнән баш табиб М.В. Кормачевка һәм госпитальнең бөтен хезмәткәрләренә ветераннарга карата сизгер һәм игътибарлы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай ук Казан шәһ. Мәскәү районының 65нче номерлы мәктәбенең укучылары катнашуларында бәйрәм концерты булды. Һәр бүлектә госпиталь ветераннары өчен чәй эчү оештырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International