Медицина фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказан табибы, югары квалификацион категорияле табиб, «2нче номерлы Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның неврология бүлеге мөдире Әхмәдуллина Дүсинә Шамил кызы «Ватан сәламәтлек саклавы алдында күрсәткән хезмәт өчен медаль» белән бүләкләнде.
Дүсинә Әхмәдуллина профессиональ карьерасын 1968 елда башлады. 1990 елдан башлап ул «РКХ №2» ДАССОның неврология бүлеген өзлексез җитәкли. Бу бүлектә аның сизгер һәм оста җитәкчелеге астында ишемия тибы буенча ми кан йөрешенең көчле бозылулары белән, ми кан йөрешенең вакытлы бозылулары, радикулопатияләр һәм компрессион синдромлы остеохондроз белән авыручыларга югары квалификацияле консультатив-диагностика ярдәме күрсәтелә. Бер үк вакытта 1995 елдан Дүсинә Шамил кызы Казан дәүләт медицина академиясенең (КДМА) неврология, рефлексотерапия һәм остеопатия кафедрасының ассистент вазыйфасын да алып бара.
Әхмәдуллина Д. Ш. унлап фәнни эшләрнең, шул исәптән 2 монография һәм 8 уку кулланмасының, авторы һәм автордашы булып тора.
Невролог-табиб Әхмәдуллина Д. Ш. клиника коллективында, медицина академиясендә һәм авырулар арасында лаеклы зур абруйга һәм хөрмәткә ия.