Тагын бер кат искә төшерер өчен очраштылар…
Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 69 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан бәйрәм чарасы - Республика ветеран-медикларының очрашуы оештырылды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А.Осипов катнаштылар, ТР сәламәтлек саклау эшчеләренең профсоюзы рәисе Г.Р. Хөснетдинова, Казанның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Р.У.Әхмәтов, Татарстан Министрлык Ветераннар советы рәисе Н.С. Садыков. Тантаналы өлеш Паркта, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчы-медикларга куелган һәйкәл янында башланды.
Котлаулар белән һәм баш очындагы тыныч күк өчен рәхмәт сүзләре белән ветераннарга Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары, Казанның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе һәм Републиканың сәламәтлек саклау эшчеләренең профсоюзы рәисе мөрәҗәгать иттеләр. Тантаналы церемония вакытында ветераннарга «ТР сәламәтлек саклавының почетлы ветераны» исеме бирелде, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәхмәт хатлары бирелде.