Эш визиты белән Татарстан Республикасына Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүматый технологияләр департаменты директоры урынбасары Роман Сафронов килеп китте. ТР ЭСС БДМС бердәм медицина мәгълүматый системасын кертү буенча эшләрнең барышын федераль кунакка "Балалар республика клиника хастаханәсе" ДАССОсының "Азино" сырхауханәсе җирлегендә күрсәттеләр. Эшләрнең Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының методик рекомендацияләренә туры китереп үтәлүләре, электрон табибка кабул итүгә язылу һәм пациентларның электрон медицина карталарын алып бару өлешендә яхшы нәтиҗәләргә ирешү турында билгеләнеп үтелде. Үрнәк өчен, «Азино» сырхауханәсендә пациентларның 93,5%ы табибка алдан язылу буенча киләләр, ә тар белгечлекләр табибларына электрон язылуларның өлеше 100%ка җитте. Роман Сафронов эш темпын түбәнәйтмәскә һәм федераль юл карталарын башкаруны дәвам иттерергә кушты.
Кунак шулай ук "Регионара клиника-диагностика үзәге" ДАССОсына килеп китте.