Кама балалар медицина үзәгендә шәфкать туташларын тәбрикләделәр

2014 елның 13 мае, сишәмбе

12 майда Халыкара шәфкать туташлары көне билгеләнә. Кама балалар медицина үзәгендә бу һөнәрнең 515 вәкиле эшли.

Шәфкать туташлары – бу башлангыч медицина белемен алган һәм авыруларны карау буенча табиб яисә  фельдшер кушуларын үти торган белгечләр, бу табибларның мәҗбүри ярдәмчеләре, нәкъ менә алар дәвалауның бөтен вакытында пациентлар белән эшлиләр бит. Бүгенге вакытта шәфкать туташлары сәламәтлек саклау эшчеләренең иң күпсанлы категориясен тәшкил итәләр.

Бүген Бәйрәм хөрмәтенә КБМҮдә концерт оештырылды. Реанимация бүлегенең мөдире Николай Новиков, гитарага кушылып җырлап, шәфкать туташларын тәбрик итте. Яңа туган балалар патологиясе бүлегенең мөдире Наталья Низенькова рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Бәйрәм ахырында иң яхшы шәфкать туташларына хастаханәнең җитәкчелегеннән грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International