Казанга эш визиты белән Кабарда-Балкар Республикасы делегациясе килде

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Кабарда-Балкар Республикасыныңтөзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Анзор Тутуков һәм сәламәтлек саклау министры Ирма Шетова эш визитлары белән хәзер Казанда. Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов һәм Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин озатуларында делегация Республика клиник хастаханәсенә барды. Клиниканың эшчәнлеге белән кунаклар кабул итү-диагностика бүлеген һәм хастаханәнең стационарын караган вакытта таныштылар. Хастаханәдә эш оештыру турында РКХнең диагностика хезмәтенең җитәкчесе Мәҗитов М.Р. сөйләп бирде.

Кунаклар игътибарына диагностика кабинетлары, операция ясау бүлмәләре, торгызу дәвалау кабинетлары тәкъдим ителделәр һәм һәлакәтләр медицинасы ситуацион үзәгенең ашыгыч чакыруларны, ҮРХ табиблары белән бергә консультацияләрне һәм операцияләрне алып бару буенча эше күрсәтелде. Кунаклар медицина оешмасының югары материаль җиһазландырылуын һәм югары оештырылган эшен бәяләделәр.

Делегация шулай ук Кабан авылларында модульле ФАПларның объектларына, Столбищеда табиб амбулаториясенә, балалар республика клиник хастаханәсенә килеп киттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International