Россиянең баш онкологыМихаил Давыдов бүген Республика онкология диспансеры җирлегендә ачылган ИФО халкына онкология ярдәмен күрсәтүне камилләштерү буенча координацион киңәшмәдә катнашу өчен Казанга килде.
Бу чарада ИФО субъектларының онкология хезмәтләренең җитәкчеләре катнашалар. Көн буена алар мәсьәләләрнең киң спектры, шул исәптән оештыручан һәм икътисадый, халыкны диспансеризацияләү һәм сәламәтлек саклауны финанслауны регионализацияләү программасының үсеше шартларында хезмәтләренең эшчәнлегенә кагылучы мәсьәләләр буенча фикер алышырга исәплиләр.
Михаил Давыдов сүзләре буенча, онкология хезмәтенең "авырткан" нокталары берничә ел элек булган кебек, һаман да шул ук. «Без онкоавыруларны иртә ачыклау, аларны нәтиҗәле дәвалау, профилактикалау программаларын эшләп чыгару өчен көрәшәбез, авыруны башланган вакытында тотып алу өчен. Татарстанга бу мәсьәләләрне чишүдә әйдәүче роль бирелә. Башка регионнардан аермалы буларак сезнең республикагыз бик шәп медицина мәктәбенә һәм югары квалифицияле онколог-белгечләренә ия. Бу елның сентябрендә БДБнең онкологлар корылтаен да нәкъ менә Казанда уздырырга планлаштыру очраклы түгел. Без, Татарстан – Россиядә генә түгел, БДБдә дә онкохезмәттә ниятләнгән программаларны гамәлгә ашыру өчен уңайлы регион, дип саныйбыз», – дип әйтте ул.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Адель Вафин үз чиратында бүгенге киңәшмәнең көнүзәклеген билгеләде, чөнки онкология Россия өчен хәзерге заманның төп проблемаларының берсе булып тора. «Россиядә онкоавыруларның саны Европадан әзрәк әле, һәм безгә бу күрсәткечнең артуына әзер булырга кирәк. Соңгы 5 ел эчендә онкоавыруларның саны Татарстанда 30 процентка артты. Бу скриннинг программаларының уңышлы эше турында сөйли. Әгәр дә бер ел элек Татарстанда рак диагнозы белән исәптә 76 мең авыручы торса, бүген алар 80 меңнән артык. Һәр ел 14 меңнән артык очрак ачыклана», – дип әйтте Татарстанның сәламәтлек саклау министры.
Узган һәм киләчәк елларда, А.Вафин сүзләре буенча, Татарстанда күбрәк игътибар күренеп торган локализацияле яман шешне ачыклауга һәм диспансеризацияне уздыруның нәтиҗәлелеген күтәрүгә бирелә.