Казанга эш визиты белән Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры Вероника Игорь кызы Скворцова килде. «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, КДМУ ректоры А.С.Созинов каршы алдылар.
Татарстан Республикасы башкаласына килү чикләрендә РФ сәламәтлек саклау министры Республика кан үзәгенең яңа бинасының ачылуында, шулай ук Казан дәүләт медицина университетының 200-еллыгына багышланган чараларда катнашачак.