Татарстанда Республика кан үзәге ачылды

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

Бүген Казанда (Җиңү проспекты, 85) Республика кан үзәге тантаналы ачылды.

Чарада Россиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов, ТР Президентының иҗтимагый мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков, Федераль медик-биологик агентлыкның (ФМБА) директоры Владимир Уйба, федераль һәм республика министрлыкларының һәм ведомстволарының вәкилләре катнаштылар.

Бүген Республика кан үзәге (РКҮ) – ул Европаның бөтен стандартларына туры килүче һәм гамәлдәге санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын исәпкә алучы, гомуми мәйданы 6,2 мең кв. метр булган өч катлы бина. Яңа бинада керү һәм чыгу тикшерүенең ачык системасы, донорлар хәрәкәтенең логистикасы төзелгән. РКҮ иң яңа җиһазлар белән җиһазландырылган. Бөтен төп производство процесслары автоматлаштырылган. Проектны финанслауның гомуми күләме 880 816,3 мең сумны, шул исәптән Россия Федерациясе бюджетыннан - 458 024,5 мең сумны, Татарстан Республикасы бюджетыннан - 422 791,8 мең сумны тәшкил итте.  

Ачылу церемониясендә  Россиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Казанда Республика кан үзәге – бу илдә иң яхшы үзәкләрнең берсе дип белдерде. Ул Татарстан Республикасының җитәкчелегенә бу проектны гамәлгә ашыру өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.

Вероника Скворцова иң өстен чыккан хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләрен («Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәккә тага торган билгесен, РФ ССМның Мактау грамотасын) тапшырды.

Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков, үз чиратында, РКҮ ачылу белән тәбрикләде һәм проектта эшләгән төзүчеләргә рәхмәтләр белдерде.

Символик ачкычны «Камгэсэнергострой» генераль директоры Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураевка һәм Татарстан Республикасының почетлы доноры Алексей Лисинга тапшырды.
 
 
ТР Президентының Мәгълүмат хезмәте, Елена Бритвина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International