Халыкара семинарда сәламәтлек саклау министры урынбасары С.А. Осипов, Казан ДМУ ректоры А.С. Созинов, акушерлык һәм гинекология өлкәсендә Халыкара дипломнан соң төп һәм тирәнтен белем бирү департаменты башлыгы, Вена шәһ. Медицина университетының дипломнан соң укыту буенча комиссиясе рәисе, профессор Кристиан Дадак катнашачаклар.
Чаралар Казан Гранд Отелендә (Казан шәһ. Петербург ур.,1) һәм КДМУ бинасында ( Казан шәһ., Бутлеров ур., 49) узачак. Кичектергесез халәтләр акушерлыкта иң көнүзәк медицина мәсьәләләренең берсе булып торалар һәм алар ашыгыч дәвалау чараларын уздыруны таләп итәләр.
Бу елның маенда КДМУның 200-еллыгын бәйрәм итү чикләрендә үтәчәк төп чаралар артыннан акушерлыкта кичектергесез халәтләргә багышланган халыкара белем бирү семинары булачак. Бу семинар коллегалар арасында мәгълүмат белән алмашу өчен, төрле кичектергесез халәтләрдәге пациентларны алып бару буенча чит ил тәҗрибәсен алу өчен бик яхшы мәйданчык булачак дип билгеләргә кирәк. Семинарның форматы докладларны тыңларга гына түгел, ашыгыч акушер патологиясен алып баруның иң кискен мәсьәләләре буенча сораулар бирергә дә, кечкенә фикер алышуны уздырырга да мөмкинлек бирәчәк. Нәтиҗәдә моның бөтенесе Татарстан Республикасының дәвалау оешмаларында бала табуга ярдәм итүнең сыйфатын күтәрергә булышырга тиеш.
Моннан тыш, аерым КДМУның акушерлык һәм гинекология кафедраларында укый торган интерннар, ординаторлар һәм аспирантлар өчен мастер-класс белән клиник сессия булачак. Бу табибларны укытуның сыйфатын күтәрү аспектында бик мөһим.
Профессор Дадак тыңлаучылар игътибарына акушерлык кан агулары, преэклампсия һәм эклампсия, яралгы кулбаш поясының дистоциясе темаларына өч доклад тәкъдим итәчәк.
Семинар чикләрендә, шулай ук, КДМУның акушерлык һәм гинекология кафедралары хезмәткәрләренең һәм мөдирләренең: профессор Л.А. Козлов, профессор И.Ф. Фәткуллин, профессор А.А. Хәсәнов, доцент Н.В. Яковлев - докладлары алдан исәпкә алына.
Бу чара – әйдәүче чит ил табибларын тартып мондый белем бирү семинарларын оештыру буенча безнең тәҗрибәбез.