2014 елның 27 маенда «Йогышлы авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре. Табигый-чыганаклы йогышлар» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе булачак

2014 елның 16 мае, җомга

2014 елның 27 маенда Казан дәүләт медицина академиясендә «Йогышлы авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре. Табигый-чыганаклы йогышлар» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе булачак.

Конференциянең максаты булып хәзерге заман эпидемиология халәтен исәпләү белән, табигый-чыганак йогышлы авыруларын диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау мәсьәләләрен һәм йогышлы патологиянең башка көнүзәк мәсьәләләрен карап тикшерү тора.

Конференция эшендә Россия Федерациясенең әйдәүче галимнәре : акад. Злобин В.И. (Иркутск), проф. Козлов С.С. (С.-Петербург), проф. Санникова И.В. (Ставрополь), проф. Утенкова Е.О. (Киров), проф. Фазылов В.Х. (Казан), проф. Анохин В.А. (Казан), шулай ук югары медицина уку оешмаларының профильле кафедраларының фәнни хезмәткәрләре, сәламәтлек саклау оешмаларының практика табиблары катнашачаклар.

Конференция чикләрендә Татарстан Республикасында йогышлы патология булган авыруларга медицина ярдәмен оештыру мәсьәләләре карап тикшереләчәк, табигый-чыганак йогышлар (талпан боррелиозы, талпан энцефалиты, гемморагик бизгәк, гельминтозлар һәм паразитозлар, котыру авыруы, малярия, лептоспироз) буенча докладлар тәкъдим ителәчәк, пневмококк йогышын вакцинопрофилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре, хроник вирус гепатитларын дәвалауның хәзерге заман алымнары буенча фикер алышыначак, аеруча куркыныч йогышка шик булган авыручыны ачыклау вакытында медицина оешмасы эшенең алгоритмнары тәкъдим ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International