«11нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Бригаднова Анжелика Юрий кызы билгеләнде

2014 елның 16 мае, җомга

«11нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Бригаднова Анжелика Юрий кызы билгеләнде

 

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «11нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Бригаднова Анжелика Юрий кызы билгеләнде.

МӘГЪЛҮМАТ:
Бригаднова Анжелика Юрий кызы
Туган датасы: 26.09.1976.
Белеме:
2000 елда Казан дәүләт медицина университетын бетерде,  дәвалау эше белгечлек – медик-профилактика эше.

КДМУның КК һәм ҺУЯҮ факультетында һөнәри укуны яңадан үтү (2005), «Дәвалау эше» квалификациясе

 Эш тәҗрибәсе:

2000–2001 ел. – дерматовенерология буенча интернатура;
2003–2007 ел. – Казан тире-венерология диспансерының дерматовенеролог-табибы;

2007–2009 ел. – «2нче Бала табу йорты» МССОның баш табибы;

2009–2011 ел. – 2нче Бала табу йортының 9нчы шәһәр хастаханәсенә кушылуы аркасында «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОнда баш табиб урынбасары булып эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International