ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республика халкын медицина белән тәэмин итүнең беренчел буынын яңарту буенча эш дәвам итә. Бу елда бөтен муниципаль оешмаларда беренчел сәламәтлек саклау объектларында эшләр гамәлгә ашырылалар.
«ТР халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен күрсәтүне камилләштерү» программасын гамәлгә ашыру чикләрендә һәм Әлмәт муниципаль районы бюджетының финанс булышуында 2014 елда түбәндәге чаралар планлаштырылган һәм уздырыла:
- инженер челтәрләрен һәм коммуникацияләрне җайга салу, шулай ук аларга барып тоташкан территорияләрне төзекләндерү белән Сөләй һәм Ямаш авылларында блоклы-модульле ФАПны төзү;
- Яңа Кәшер авылында табиб амбулаториясен һәм Рус Акташында участок хастаханәсен капиталь ремонтлау (җылыту системасын, электр тәэминәтен алмаштыру, эчке эшкәртү эшләре);
- тагын 9 яңа буын ФАПын, шул санда Миңлебай станциясендәге үрнәк пунктны, капиталь ремонтлау.
Сәламәтлек саклау буенча район башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары Равил Хәйруллин төзү-монтаж эшләренең уздыруын үзе тикшерә.
Июньдә инде тантаналы шартларда район башлыгы Мәҗит
Салихов катнашуында берничә ФАП ачылуы булачак.