12 майдан башлап 18 майга кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм табиблары кешеләрне коткарырга 7620 мәртәбә чыктылар

2014 елның 19 мае, дүшәмбе

12 майдан башлап 18 майга кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм табиблары кешеләрне коткарырга 7620 мәртәбә чыктылар, шул санда иҗтимагый урыннарга – 1434 чакыру. Медиклар 1025 мәртәбә бәхетсез очракларга чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 58 мәртәбә. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 64 кеше зыян күрде, 1 - үлем нәтиҗәсе белән, 31 кеше дәвалау оешмаларына тапшырылды. Янгынларга медиклар 26 мәртәбә чыктылар.

Бала табуга Казандагы Ашыгыч медицина ярдәме станциясе медиклары 86 мәртәбә чыктылар. Төрле авырулар сәбәпле 5999 чакырулар эшләнде, алар арасында көчле миокард инфаркты – 60 көчле баш мие кан әйләнешенең бозылулары – 200.

Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. 

Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International