Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Сәламәтлек саклау министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Баш штаттан тыш белгечләрнең исемлеге
Сәламәтлек саклау министрлыгы шәхесләрдә
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Телефон белешмәлеге
Эшчәнлек
Контактлар
Максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру
Планнар, программалар, проектлар
Министрлык идарәләре һәм бүлекләре
Коррупцияга каршы тәэсир итү
ТР дәвалау-профилактикалау учреждениеләре өчен мәгълүмат
Иҗтимагый совет
Медицина белемен бирү һәм аттестацияләү бүлеге мәгълүматы
Социаль пакет: хәл итәргә вакыт!
Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү (СББ)
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Матбугат хезмәте
Сәламәтлек саклау календаре
Пресс-релизлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Атналык план
Фоторепортажлар
Даими аккредитация
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет-кабул итү бүлмәсе
Норматив - хокукый база
Министрлыкның эш тәртибе һәм гражданнарны кабул итү вакыты
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы
Халыкка киңәшләр: җәйге эсседә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Җәйге эссе – озакка сузылучан һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының үткенләшүенә китерүче кояш һәм эссе сугуның сәбәбе. Эссе - бу, иң әүвәл, йөрәккә йөкләнеш. Ул тырышып эшли башлый, чөнки басым күтәрелә, кислород җитми, кеше еш сулый башлый, тир күбрәк бүленеп чыга. Болар барысы да инсульт, инфарктны барлыкка китерә ала торган гипертония кризына китерергә мөмкин. Эссе сугу вакытында барлыкка килүче куркыныч халәтнең беренче билгеләре булып баш сызлау, баш әйләнү, күңел болгану, еш йөрәк тибү, салкын тир чыгу һәм һуш китүләр тора ала, шулай ук күрүнең кискен начараюы – күзләрдә икеләнү барлыкка килергә мөмкин. Критик очракларда кеше аңын югалта ала, ә тән температурасы 41 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Җәйге эссене кичерер өчен гади киңәшләр:
- Кызу көннәрдә ачык һавага 10-11 сәгатькә кадәр чыгарга кирәк, соңрак яшел зонада агачлар күләгәсендә торырга мөмкин.
- Су режимын сакларга кирәк - тәүлеккә 2,5-3 литр эчәргә. Ләкин йөрәк авыруы булганда табиб белән киңәшләшергә кирәк, йөрәккә йөкләнешне арттырмас өчен.
- Җәен гади су түгел, ә, мәсәлән, лимонлы су яки тынычландыручы үләннәрдән ясалган чәй эчәргә тәкъдим ителә.
- Тәүлек рационында майлы һәм аксымлы азыкны чикләргә кирәк. Күбрәк яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр кулланыгыз.
- Эсседә физик йөкләнешләрдән һәм спорт белән шөгыльләнүләрдән качарга кирәк.
Кояш яки эссе сугуның кайсы да булса билгеләре булганда, тиз генә табиб чакырыгыз. Бөркү транспортта яки урам уртасында көтмәгәндә аңын югалткан кешегә ярдәмне вакытында һәм дөрес күрсәтә алу бик мөһим. Моның өчен кешене күләгәгә күчерергә, саф һава килү белән тәэмин итәргә һәм табиб килгәнче яткан хәлдә тотарга кирәк.
Җәйге кызулык чорында үз-үзеңне тотуның шушы кагыйдәләрен үтәү Сезгә үз сәламәтлегегезне сакларга рөхсәт итә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Черемисиннар табиблар династиясен хөрмәтләү
Котлауларны Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Владимировна Демьянова һәм Республика профсоюзлар комитеты рәисе Гөлнар Равил кызы Хөснетдинова җиткерделәр.
3 км дан 42,2 км га кадәр: Проф. М.З. Сигал исемендәге ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры хезмәткәрләре Казан марафонында – 2026
Тулы марафон дистанциясен — 42,2 км — 1 нче анестезиология-реанимация һәм интенсив терапия бүлеге табиб-анестезиолог-реаниматологлары Руслан Госман улы Нуриев һәм Булат Рөстәм улы Жданов, шулай ук Чаллы филиалы табиб-рентгенологы Алинә Марс кызы Котдусова үттеләр.
Казан марафонында 57 кеше сөяк мие донорларының Федераль регистрына кергән
Дискуссия бик күп тамашачы җыйды. Кешеләр лекторийның бөтен урыннарын алдылар, кемдер манежда утырды, хәтта басып тыңладылар.
30
апрель, 2026 ел
Май ял һәм бәйрәм көннәрендә Татарстан медицина учреждениеләренең эше турында
Поликлиникалар 8.00 дән 17.00 гә кадәр, бала тудыру йортлары – тәүлек буе эшли
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз