Зәйдә шәфкать туташлары һәм ФАПның фельдшерлары өчен семинар узды

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Зәй шәһәрендә сәламәт бала кабинетларының шәфкать туташлары, участок шәфкать туташлары һәм ФАП фельдшерлары өчен «Иртә яшьтәге балаларны ашату һәм аларның үсеше. Җитлекми туган балаларны алып баруның үзенчәлеге» дигән Республика семинары булды. Семинар «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССО, «Зәй район үзәк хастаханәсе» ДАССО һәм Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгының ДБББУ ЮҺББ «Казан дәүләт медицина университеты» белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы булышуында оештырылды.

Семинарда ТР Актаныш, Зәй, Яңа Чишмә, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман районнарының урта медицина хезмәткәрләре катнаштылар. Барысы 100дән артык кеше теркәлде.

Семинарның максаты –  иртә яшьтәге балаларның сәламәтлекләрен саклау мәсьәләләре буенча урта медицина персоналының һөнәри дәрәҗәсен күтәрү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International