Татарстан эшкәртүендәге «Йөрерлек медицина» мобиль-диагностикалау комплексы «IT Сәламәтлек саклавында» дигән номинациясендә «ПРОФ-IT 2014» Региональ һәм муниципаль информатизацияләү проектларының бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.
Бу елда конкурста 157 проект катнашты, ә финалистлар булып 24 регионнан 37 эш билгеләнде.
Финалистларның конкурс эшләрен карап тикшерүне РФ Президентының ярдәмчесе Игорь Щёголев рәислегендә экспертлар уздырды. Проектларга билге бирүдә РФ Президенты администрациясенең хезмәткәрләре, региональ IT-хезмәтләрнең җитәкчеләре һәм вәкилләре, Дәүләт думасының депутатлары, IT-экспертлары катнаштылар.
Сәламәтлек саклауны информатизацияләү номинациясендәиң яхшы региональ проекты дип Татарстан Республикасының Информатизация һәм элемтә министрлыгы заказы буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Диспетчер үзәгенең методик җитәкчелегендә компания Микорд белән эшкәртелгән «Йөрерлек медицина» мобиль-диагностикалау комплексы танылды.
Системаның юнәлеше югары квалифицияле табиблар эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, авыл халкының иртә стадиясендә куркыныч авыруларны ачыклау санын арттыруга билгеләнгән.
Системаның максаты – авыл пациентларының хастаханәгә бару санын киметергә. Медицина хәзер үзе, хәзерге заман инфокоммуникацион технологияләр мөмкинлекләрен кулланып, пациентка килергә тиеш.
Системаны кертү нәтиҗәсе пилот этапында ук Югары Ослан районы халкының гипертония, диабет авыруларын һәм сидек-җенес органнары системасының авыруларын беренчел ачыклавы булды. Комплекс белән файдалану ДПОда соңгы стадияләрдә бу авыруларны дәвалауга финанс чыгымнарны киметергә, табибларның вакытын сакларга ( күчү исәбе аркасында) һәм диагноз кую вакытын шактый кыскартырга рөхсәт итә дип көтелә. Һәм иң мөһиме – без республика халкының гомерен озайтырга өметләнәбез.