Спасс районында яңа модульле ФАП ачылды

2014 елның 3 июне, сишәмбе

Спасс муниципаль районының Приволжский поселогында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылуы булды. Район өчен бу «Халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» программасы буенча төзелгән дүртенче модульле ФАП инде.

Тантаналы ачылуда Спасс муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А., Спасс муниципаль районы башлыгының урынбасары Гыйматдинов М.С., «Сувар-Б» ҖЧҖнең директоры Багдасарян А.Х., «Спасс РҮХ» ДАССОның баш табибы Самохвалов Е.И., районның медицина хезмәткәрләре, ММЧ вәкилләре, салада торучы халык катнаштылар.

ФАП мөдире өчен медицина ярдәмен күрсәтү буенча бөтен шартлар булдырылган. Приволжский п. модульле ФАПы өй һәм медицина җиһазлары белән тулысынча комплектлаштырылган. Салкын һәм кайнар сулары да бар. Хуҗа, ФАПның фельдшеры Валентина Козлова, озатуында кунаклар һәм салада торучы халык яңа ФАПын, анда урнашкан медицина җиһазларын һәм медицина өй җиһазларын карап чыктылар.

Приволжский ФАП 450 кеше санлы халыкка (шул санда 54 бала, эшкә яраклы яшьтәге кеше – 271) ярдәм күрсәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International