Биектау районында яңа ФАП һәм яңартылган хирургия бүлеге ачылдылар

2014 елның 3 июне, сишәмбе

Бүген Биектау районында яңартылган хәзерге заман хирургия бүлеге һәм яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылдылар. Тантаналы ачылуда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты. Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан министр үзәк район хастаханәсенең коллективына тантаналы итеп мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул, бүген зур игътибар үзәк район хастаханәләренә һәм авыл сәламәтлек саклавына бирелә, дип билгеләде. Адел Вафин сүзләре буенча Республика Президентының булышуы аркасында бүгенге көнгә 900 артык ФАПка ремонт ясалды. Ә җиһазландырылган хирургия бүлеге Биектау районында шулай ук кирәкле иде. Министр район идарәсе башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга һәм үзәк район хастаханәсенең башлыгына рәхмәт белдерде. Шулай ук Республиканың сәламәтлек саклау министры хастаханә коллективына аларның эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Шулай ук Адел Вафин Кече Битаман ФАПының ачылуында катнашты. Халыкка мөрәҗәгать итеп, министр аларны мөһим вакыйга белән тәбрикләде һәм сәламәтлек теләде. Ә Кече Битаман ФАПның мөдире А.Н.Сөнгатуллинага күпьеллык (34 еллык) эше өчен рәхмәт белдерде. Хәзер аның күзәтүе астында 200гә якын кеше тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International