Казанда «Туберкулезны диагностикалауда һәм дәвалауда булган инновацион технологиияләр. ИБФОның баш белгечләре эш киңәшмәсе» дигән конференция ачылды

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Казанда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуында «Туберкулезны диагностикалауда һәм дәвалауда булган инновацион технологиияләр. ИБФОның баш белгечләре эш киңәшмәсе» дигән регионара фәнни-гамәли конференция ачылды. Башкаланың кунакларын сәламләп, республиканың сәламәтлек саклау министры туберкулезны диагностикалауда һәм дәвалауда булган инновацион технологиияләргә багышланган конференция бик мөһим дип билгеләде. Аның сүзләре буенча, фтизиатрия хезмәте һәрвакыт Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының күзәтеп торуында булды. «Шактый күп эш эшләнде. Шулай, әйтик,  цифрлы флюорографияне керттек. Бу безгә нәтиҗәлерәк булырга мөмкинлек бирә. Ә 60 миллион фотосурәтләр үзәк архивта саклана», - дип билгеләде Адел Вафин.

«Шуңа карамастан, дип басым ясый министр, яңа карашлар һәм карарлар таләп итә торган берничә мәсьәлә дә кала әле. Мин Сезгә күптән нык борчый торган мәсьәләләр буенча конструктив диалог һәм аларның нәтиҗәле чишелүен телим».

Шуны билгеләргә кирәк, Идел Буе федераль округының баш белгечләренең эш киңәшмәсе РФ ССМның баш штаттан тыш фтизиатр белгече, РМФА «ТҮФТИ (ЦНИИТ)» ФДБО фтизиатрия бүлегенең җитәкчесе, м.ф.д., проф., Ирина Васильева, Россия ССМ баш балалар белгече, «И.М.Сеченов исемендәге Беренче  МДМУ» ЮҺББ ДБББОның фтизиопульмонология ФТИның балалар һәм яшүсмерләрдәге туберкулез бүлегенең мөдире, м.ф.д, проф. Валентина Аксенова катнашулары белән уза. Конференция программасы белән туберкулезны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалауның яңа алымнары буенча Россиянең әйдәүче фтизиатр-галимнәренең чыгышлары алдан исәпкә алынган. Ул алымнар туберкулезга каршы хезмәтләрнең табибларын гына түгел, ләкин терапевтларны, педиатрларны һәм гомуми практик табибларын да кызыксындыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International