Бөек Британиянең Даулинг Клубы Казанда Британия белгечләренең күчмә секциясенең утырышын уздыра. Даулинг Клуб – Бөек Британиянең дерматолог-белгечләренең күпчелеге аның әгъзалары булган күпьеллык тарихлы оешма. Аның максаты булып консультант-дерматологларның һәм яшь дерматолог-белгечләрнең (стажерларның) белемнәрен һәм тәҗрибәләрен киңәйтү тора. Төп максатларның берсе булып Британиянең дерматологлары һәм аларның башка илләрдәге коллегалары арасында клиника һәм фән тәҗрибәсе белән алмашуны һәм үзара мөнәсәбәтләрне коруга һәм яклауга булышу тора. Чараның чикләрендә дерматовенерологиянең һәм дерматоонкологиянең яңа технологияләре буенча, ике илнең махсуслаштырылган дерматовенерология ярдәмен күрсәтүнең оештыру моделе буенча фикер алышу өчен Бөек Британиянең һәм Россиянең әйдәүче дерматовенерологларының килүләре алдан исәпләнә. Чараны уздыру ТР Президенты Миңнеханов Р.Н. һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән хупланган.
Конференция программасы дерматовенеролог-табибларга, косметологларга, аллергологларга һәм башка белгечләргә юнәлдерелгән.
Конференция инглиз телендә уза, докладлар һәм презентацияләр синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә. Конференция чикләрендә фармацевтика чараларын, медицина җиһазларын һәм техникасын, авыруларны карау чараларын эшләп чыгаручы компанияләрнең күргәзмәсе оештырыла. Катнашучыларның планлаштырылган саны – 200 кеше.
Уздыру урыны: Казан шәһ., Петербургская ур., 1, «Гранд-отель Казан».