25 сентябрьдә Казанда яшь белгечләр өчен «Сыйфатның бөтендөнья стандарты: идеядән тормышка ашыруга кадәр. Мэйо клиникасының тәҗрибәсе» дигән Халыкара конференция булачак

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

2014 елның 25 сентябрендә Казанда РФ ССМ Физик культура, спорт һәм туризм Идел Буе дәүләт академиясенең җирлегендә яшь белгечләр өчен «Сыйфатның бөтендөнья стандарты: идеядән тормышка ашыруга кадәр. Мэйо клиникасының тәҗрибәсе» дигән Халыкара конференция булачак.

Конференциянең оештыручылары: Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге, Казан дәүләт медицина университетының Сәламәтлек саклавындагы менеджмент кафедрасы.

Конференция чикләрендә түбәндәге мәсьәләләр турында фикер алышу планлаштырыла: әйдәүче медицина клиникаларында сыйфат менеджменты системасы; нәтиҗәле йомгак ирешүнең алымнары; медицина оешмаларында сыйфатны идарә итү мәсьәләләре, медицина даирәсендә корпоратив культура һәм сәламәтлек саклавындагы нәтиҗәлелек күрсәткечләре.

Конференция программасын http://amtec-kazan.com/ic_wqs/?id_refer=3978 адресы буенча карап була.

Экспертлар булып конференциягә Россия һәм АКШның иң эре медицина үзәкләренең әйдәүче белгечләре, шул санда медицина эшчәнлегенең сыйфаты белән идарә итү мәсьәләләре буенча Mayo Клиникасыннан (АКШ, Рочестер) 6 эксперт, чакырылдылар.

Россиядән һәм БДБ илләреннән 700дән артык табибның катнашуы планлаштырыла.

Конференциягә теркәлү amtec-kazan.com сайтында 2014 елның 1 июнендә ачыла һәм 2014 елның 10 сентябренә кадәр дәвам итә.

Теркәлү өчен түләү, 2014 елның 1 августына кадәр түләгәндә, 5000 сумны тәшкил итә.

Конференциядә катнашу белән бәйле бөтен сораулар буенча Сез Оргкомитетка (843)237 84 72, 237 84 70 телефоннары буенча яисә info@amtec-kazan.com электрон адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International