«Ел табибы – Ак чәчәкләр 2014» премиясен тапшыру церемониясе Республиканың Премьер -министры Илдар Халиков һәм Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуларында бүген Казанда булды. Тантананың кунакларын һәм катнашучыларны медицина берләшмәсе өчен мөһим вакыйга белән Россия кардиологик фәнни-җитештерү комплексының А.Л.Мясников исемендәге Клиник кардиология институтының йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлегенең җитәкчесе, Россия Медицина фәннәре академиясенең һәм Россия Табигый фәннәр академиясенең академигы Ренат Акчурин, Россиянең халык артисты Константин Хабенский һәм Россиянең халык артисты Александр Розенбаум тәбрикләделәр.
Бүләкләү церемониясен министр Адел Вафин ачты. Ул Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцованың мөрәҗәгатен укыды, шулай ук медицина хезмәкәрләрен профессиональ бәйрәме белән тәбрикләде. Министр тармакта үз эшләренең чын профессионаллары эшли, һәм алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер дип басым ясап әйтте.
Җиденче конкурсның йомгаклары 6 номинациядә ясалды. Бу – «Ел табибы», «Елның медицина эшчесе», «Беренчел буынның иң яхшы табибы», «Сәламәтлек саклауның риваяте», «Уникаль очрак» һәм «Югары казанышлар спортының медицинасы» яңа номинациясе.
Җиңүчеләрне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгындагы Иҗтимагый Совет ачык сайлау юлы белән билгеләде.
«Елның медицина эшчесе» номинациясендә иң яхшы булып Сарман районы үзәк хастаханәсенең Иске Кәшер ФАП мөдире Альбина Әмирова танылды.
«Беренчел буынның иң яхшы табибы» номинациясендә җиңүче Норлат участок хастаханәсе филиалының мөдире – Яшел Үзән районы үзәк хастаханәнең гомуми практика табибы Илсөяр Таһирова булды.
Яңа «Югары казанышлар спортының медицинасы» номинациясендә җиңүче «Республика медицина профилактикасы үзәгенең» спорт медицинасы буенча табиб Виктория Зверева булды.
Бөтен җиңүчеләр статуэткалар, дипломнар һәм iPad планшет компьютеры өчен бүләк сертификатлары белән бүләкләнделәр.
Лауреатлар «Сосновый бор» санаториена ике кешегә юлламалар алдылар.
«Уникаль очрак» номинациясендә җиңүчеләрне академик Ренат Акчурин бүләкләде. Анда Балалар Республика клиник хастаханәсенең табиблар төркеме (Леонид Миролюбов, Игорь Закиров, Елена Лучкина, Николай Поляков) билгеләнде. «Уникаль очрак» номинациясенең һәр катнашучысы, ТР Хөкүмәте аркасында, чит ил клиникаларында стажировка үтүгә грант алды.
Бу елда Сәламәтлек саклауның риваяте дип Фиркать Галимов билгеләнде. Ул сәламәтлек саклау өлкәсендә 55 ел, аларның 40 елга якын Куйбышев районы хастаханәсенең (хәзер Спасс РҮХ) баш табибы булып эшләде.
Төп «Ел табибы» номинациясендә бүләкне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.
«Ел табибы» номинациясендә җиңүче Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университетының неврология һәм нейрохирургия кафедрасы мөдире Валерий Данилов булды. Ул әйдәүче белгечләрнең берсе булып тора. Аның тәрбияләнүчеләре медицина фәннәре докторлары һәм кандидатлары булганнар, Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Пензаның нейрохирургия оешмаларында эшлиләр.
ТР Президентының махсус призы – Лада Гранта автомобиле «Елның медицина эшчесе» номинациясендә җиңүчегә Альбина Әмировага бирелде.
Шулай ук Республика Хөкүмәте белән өстәмә бүләк хәзерләнде – ТР Хөкүмәтеннән махсус приз – Яшел Үзән районы Норлат участок хастаханәсе өчен санитар УАЗ автомобиле.