Балалар республика клиник хастаханәсенең тәҗрибәсе үзләштерелде

2014 елның 20 июне, җомга

Бюро башлыгы М.И.Тимерҗанов җитәкчелегендә «ТР ССМның суд-медицина экспертизасы Республика бюросы» ДАССОның делегациясе ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсенә килеп китте. Визит БРКХ эшчәнлегенә сыйфат менеджменты системасын кертү тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланды.

БРКХ сыйфат хезмәтенең җитәкчесе, КДМУның «Сәламәтлек саклау менеджменты» кафедрасы доценты Л.Я.Салихова бюро хезмәткәрләрен 1нче консультатив сырхауханәнең кабул итү-диагностикалау бүлеге эшенең оештырылуы белән, кечкенә пациентлар һәм аларның ата-аналары хәрәкәтләренең логистикасы белән таныштырды.

Экскурсия барышында бюро хезмәткәрләренә БРКХнә Россиядә иң яхшы балалар клиникасы булырга рөхсәт иткән инновацияләр белән танышырга уникаль мөмкинлек бирелде.

БРКХнең бөтен бүлекләре мөмкинлекләре чикләнгән шәхесләрнең хәрәкәт итүләре өчен «Доступная среда (Һәркем үтәрлек мохит)» программасы таләпләренә ярашлы рәвештә тулысынча җиһазландырылган.

Визитның ахырында делегация әгъзаларына дәвалау вакытында җылы йорт шартында балалар һәм аларның ата-аналарының торулары өчен билгеләнгән «Рональд МакДональд йорты» кунакханәсе күрсәтелде. Ул кунакханә Россиядә МакДональдс челтәренең бердәнбер хәйрия проекты.

Визит БРКХнең баш табибы Р.Ф.Шавалиев белән киләчәктәге хезмәттәшлек турында карар кабул иткән эш очрашуы белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International