Зал чын күңелдән һәм зур хөрмәт белән медицина хезмәте ветераннарын, Бөек Ватан сугышында катнашучы Мәрьям Хәйретдиновна Хәйретдинованы һәм Елена Ивановна Пряхинаны аягүрә басып сәламләде. Алар мондый хөрмәткә һәм тануга лаеклы. Аерым игътибар сәламәтлек саклау ветераннарына да бирелде.
ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов үткән ел сәламәтлек саклавының мөһим чорларын, Президент һәм ТР Хөкүмәте, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аркасында бу тармакны үстерү өчен төзелгән шартларны билгеләп үтте.
Котлауларны Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Владимировна Демьянова һәм Республика профсоюзлар комитеты рәисе Гөлнар Равил кызы Хөснетдинова җиткерделәр.