Акад. В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең психотерапевт-табибы Россиянең иң яхшы психиатры булып билгеләнде

2014 елның 20 июне, җомга

2014 елның Бөтенроссия табиблар конкурсының Үзәк конкурс комиссиясе утырышының йомгаклары ясалды һәм конкурсның номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. «Иң яхшы психиатр» номинациясендә «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының акад. В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе» ДБССОның психотерапевт-табибы Юрий Алексей улы Калмыков билгеләнде.

 

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия табиблар конкурсы 2001 елдан башлап уздырыла. Конкурс өч этапта уза. Комиссия составында – сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, шулай ук Федерация Советы, Дәүләт думасы, Җәмәгатьчелек палатасы, һөнәри берләшмәләр һәм медицина оешмаларының вәкилләре.

Бу елда номинацияләр исемлегенә түбәндәге позицияләр: «Лаборатория диагностикасының иң яхшы табибы», «Иң яхшы табиб-эксперт», «Медицина реабилитациясенең иң яхшы табибы», «Әсбап диагностикасының иң яхшы табибы», «Иң яхшы гомуми практика табибы (гаилә табибы)», «Иң яхшы участок терапевты», «Иң яхшы участок педиатры» һәм «Нур диагностикасының иң яхшы табибы» өстәлде. Бөтенесе 40 номинация билгеләнде.

 
Юрий Алексей улын лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International