Казанда көчле миокард инфарктлары буенча мөраҗәгать итүләр саны артты

2014 елның 23 июне, дүшәмбе

16 июньнән башлап 15енә кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм табиблары кешеләрне коткарырга 7541 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1451 чакыру. Медиклар 981 тапкыр бәхетсезлек очракларына чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 45 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләреннән 48 кеше зыян күрде, 28 кеше дәвалау оешмаларына тапшырылды. Янгыннарга медиклар 15 тапкыр чыктылар. Бала табуга Казандагы Ашыгыч медицина ярдәме станциясе медиклары 115 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5916 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфаркты – 64 көчле баш мие кан әйләнешенең бозылулары – 207.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 100гә күбәйде (бәхетсезлек очраклары һәм бала табу исәбенә). Мөраҗәгать итүләр саны кимеде: ЮТҺ буенча – 6га, янгыннар буенча – 3кә, эссе һәм кояш сугу буенча – 7гә. Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча 22гә, көчле баш мие кан әйләнешенең бозылулары буенча – 24кә күбәйде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 275кә күбәйде.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03»  номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр  SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын  (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирә,  кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International