Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-диетологы Бөтенроссия диетологлар һәм нутрициологлар конгрессында билгеләнелде

2014 елның 24 июне, сишәмбе
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-диетологы Венера Аверкиева Бөтенроссия диетологлар һәм нутрициологлар конгрессында билгеләнелде. РМФАнең «Туклану фәнни-тикшеренү институты» ФДБО аңа халыкара катнашуында «Сәламәт туклану: төпле тикшеренүләрдән инновацион технологияләргә» дигән XV Бөтенроссия диетологлар һәм нутрициологлар Конгрессының эшендә актив катнашканы өчен рәхмәт әйтте. Конгресс 2-4 июньдә РФ Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә үтте. Конгресс Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыгында, Россия Федерациясенең Федераль Җыелышының Федерация Советы, Россия Федерациясенең Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы, Кулланучылар хокукын саклау сферасында күзәтү һәм кеше иминлеге буенча Федераль хезмәт, Россия фәннәр академиясе эгидасы астында үтте, бу дәүләт булышуына һәм сәламәт туклану сораулары буенча үткәрелүче сәясәтне тормышка ашыруга таныкнамә булып тора. Конгресста бөтенесе 2882 кеше, шул санда, АКШтан, Израильдән, Германиядән, Испаниядән, Яңа Зеландиядән, Көньяк Кореядан, Япониядән, Кытайдан, Украинадан, Беларусь Республикасыннан белгечләр катнашты. РФ регионнарыннан 700дән артык катнашучы теркәлде. РФ регионнарыннан баш штаттан тыш белгечләр-диетологлар катнашуында РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклау сферасында Эксперт советының диетология буенча профильле комиссиясе утырышы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International