Плазматик хирургия буенча мастер-класс

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Бүген Казанда Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге җирлегендә плазматик  хирургия буенча конференцияне ачу булды. Сәламләү сүзе белән катнашучыларга республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов мөрәҗагать итте. Үз чыгышында ул, Татарстан Республикасының башкаласында чит илләрнең һәм Россиянең әйдәүче белгечләренең катнашуында үткәрелүче шундый белем бирү форумын уздыруны без Казан хирургия мәктәбенең абруен һәм Республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яңа хирургия технологияләрен кертү буенча эшләнгән адымнарны тану дип бәялибез, дип билгеләде.
Министр  урынбасары, югары технологияле хирургия регионнарга да килде, дип билгеләде. ТР ССМ РКХ, ТР ССМ БРКХ, Яр Чаллы шәһ. АМЯХ, Татнефть ААҖ МСЧ һәм Әлмәт шәһ., Казанның 7нче Шәһәр клиник хастаханәсе (Ашыгыч медицина үзәге) реконструкцияләнделәр һәм Европаның куркынычсызлык һәм сыйфат стандартларына туры китереп иң хәзерге заман медицина җиһазлары белән җиһазландырылдылар. Аларда югары медицина технологияләре үзәкләре барлыкка китерелде. Бу комплекслы эшнең нәтиҗәләре күренә башлады! Өченче ел Татарстан Республикасында халык санының артуы билгеләнә, дип ассызыклады Илдар Фатыйхов. Аның сүзләренә караганда, бүген финанс чараларын сәламәтлек саклауны җиһазландыруга гына түгел, ләкин медицина персоналын укытуга да кертү мөһим. Шушы максатларда Республикада Россия Федерациясендә беренче һәм дөньяда бишенче булган Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге төзелде.
Илдар Фатыйхов катнашучыларга уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.
 Конференция 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Чара чикләрендә Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгенең җирлегендә практик эшләр узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International