«Татнефть» ААҖенең Медсанчастендәмонда йөрәккә ясалган 1000-нче операциягә багышланган аорталь клапанның транскатетер имплантациясе, корсак аортасы аневризмасын эндоваскуляр протезлау һәм аортокоронар шунтлау буенча мастер-класслар үтте. Югары технологияле операцияләрне Россия медицина фәннәре академиясенең академигы, Россия кардиология фәнни-җитештерү комплексының (РКФҖК) кардиохирургия бүлеге җитәкчесе Ренат Акчурин җитәкчелегендә РКФҖК югары квалификацияле белгечләре төркеме үткәрде. Планлаштырылган чаралар чикләрендә ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашуында пресс-конференция булды.
Ренат Акчурин төркеменең Әлмәт кардиологларына һәм кардиохирургларына күрсәткән минималь инвазив техника кулланып ясалган операцияләр заманча медицина практикасының инновацион ысулы булып торалар. Авыруны иң аз җәрәхәтләүче яңа технология үлем белән тәмамлану куркынычы булу сәбәпле моңа кадәр операцияне ачык йөрәккә ясарга мөмкинлеге булмаган авыр хәлдә булган пациентлар өчен мөмкинлекләрне киңәйтә.
Пресс-конференция барышында ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, «Татнефть» медсанчасте шундый операцияләрне үткәрү сферасында бик яхшы күрсәткечләргә ия, дип билгеләде.
Шушы кыйммәт торучы медицина ярдәмен дәүләт тарафыннан бирелүче квоталар хисабына Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында яшәүче бөтен мохтаҗ кешеләр ала алачаклар.