Валидол урынына волейбол!

2014 елның 1 июле, сишәмбе

2014 елның 28 июнендә икенче тапкыр, табиблар һәм җәмәгатьчелекнең башлап йөрүләре буенча, Татарстан Республикасының атказанган табибы Широких Владимир Викторович хәтеренә багышланган, Медицина эшчеләре көненә туры китерелгән, предприятиеләрдән төркемнәрнең, физик мәдәният коллективларының, шәһәр һәм район белем бирү оешмаларының, шулай ук Әлмәт районы медицина эшчеләренең катнашуында волейбол буенча турнир үткәрелде.

Турнир «Валидол урынына волейбол!» шигаре астында үтте. Ярышларда ун төркемнән: Бөгелмә ҮРХ, Әлмәт ҮРХсенең, «Факел» БЯСМның (ДЮСШ) ирләр һәм хатын-кызлар төркемнәреннән, ГТХМның, Бөгелмә машиналар төзү техникумының ирләр төркемнәреннән, Бөгелмә механика заводының, Карабаш ш.т.б. хатын-кызлар төркемнәреннән 80 артык спортчы катнашты.
Нәтиҗәдә Бөгелмә ҮРХсенең ирләр төркеме һәм «Факел» БЯСМның хатын-кызлар төркеме турнирның төп бүләкләрен яулап алдылар. Калган төркемнәр йомгаклау беркетмәсендә түбәндәгечә урнаштылар:
• ирләр: 2 урын – Бөгелмә машиналар төзү техникумы төркеме; 3 урын – «Факел» БЯСМ.
• хатын-кызлар: 2 урын – Бөгелмә механика заводы, 3 урын – Бөгелмә ҮРХ төркеме.
Иң яхшы
уенчылар дип Погорелов Константин (Бөгелмә ҮРХ) һәм Морозова Анастасия (Бөгелмә ҮРХ) танылдылар. 1,2,3 урыннарны алган төркемнәр күчүче кубоклар белән, медальләр һәм акча призлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International