Түбән Кама муниципаль районының Каенлы авылында ФАП ачылу

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Түбəн Кама муниципаль районының Каенлы авылында тулы көченә фельдшер-акушер пункты (ФАП) эшли башлады. Ул 2014 елның 28 маенда ачылды. Модульле ФАПның ачылуы тантаналы шартларда үтте. Чараның хөрмәтле кунагы Түбəн Кама шәһ. һәм Түбəн Кама муниципаль районының башлыгы Айдар Метшин булды. Матур ачылу алдыннан үзешчән артистларның чыгышлары булды. Каенлы авылында яшәүчеләр авылга һәм анда яшәүчеләргә карата булган игътибарлы мөнәсәбәтләре өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Түбəн Кама районы администрациясенә һәм сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International