8 июлдә бөтен дөньяда аллергия белән көрәшү көне билгеләнеп үтелә

2014 елның 4 июле, җомга

8 июльдә бөтен дөньяда, беренче тапкыр 2005 елда үткәрелгән Дөньякүләм аллергия белән көрәшү көне билгеләнеп үтелә. Без хәзер аллергия авырулары дип атый торган авырулар бик күптән билгеле булганнар. Борынгы Мисыр вакытларында ук аллергиянең клиник билгеләре буларак карап булырлык симптомнар тасвирланган булган. Ләкин, моңа карамастан, шушы сырхауга игътибарын кешелек XIX гасырда гына бирә башлады, ә бу күренешнең табигатенә XX гасырның ахырында гына төшенде.

Аллергия дип тере организмның билгеле бер матдәгә яки матдәләргә (аллергеннарга) карата булган күтәренке сизгерлек халәте атала. Аллергия лайлалы тышчаның көчле ялкынсынуы, тире тимгелләре, гомуми хәлсезлек һәм башка симптомнар рәвешендә күренә.
Статистик
а буенча, аллергия белән планетабызның һәр бишенче яшәүчесе интегә: һәр алтынчы америкалы, һәр дүртенче немец. Илебезгә килгәндә, Россиядә һәр өченче зур кеше, һәм һәр дүртенче бала аллергия авыруларыннан интегә. Дөньякүләм аллергия белән көрәшү көнен үткәрү инициативасы бу сырхау турындагы белемнәрне халыкның иң киң катламнары арасында таратуга, бу авыруның җитдилеген күрсәтүгә зур өлеш кертергә тиеш.
Бүгенге көндә Татарстан Республика
сында бөтен дәвалау-профилактикалау оешмаларында «пациентлар мәктәпләре» эшлиләр, шул исәптән «Астма мәктәп». 2012 елда 10571 кеше белем алдылар, 2013 елда 10951 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International