Ашыгыч ярдәм табиблары кояш сугуның ике очрагын теркәделәр

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

2014 елның 30 июненнән башлап 6нчы июленә кадәр ашыгыч медицина ярдәме табиблары 7292 тапкыр кешеләр коткарырга чыктылар. Бу узган атна белән чагыштырганда, 118 чакыруга кимрәк. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 114кә артты һәм 1445 чакыруны тәшкил итте. Бәхетсезлек очраклары да шулай ук күбрәк теркәлде – барлыгы 1021 очрак, шул санда юл-транспорт һәлакәтләре 63 очрак, янгыннар – 15. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 90 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5668 чакыру үтәлде, алардан көчле миокард инфаркты – 69, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 192. Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 118гә күбәйде (авырып китүләр һәм бала табулар исәбенә). Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 114кә артты; бәхетсезлек очраклары буенча чакырулар саны 89га, ЮТҺнә чакырулар саны 18гә артты. Янгыннар буенча чакырулар саны 7гә кимеде. Кояш сугу буенча мөрәҗәгать итүләр – 2 (узган атнада булмады). Көчле миокард инфарктлары буенча мөрәҗәгать итүләр саны 11гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча 19га артты. Бала табу буенча чакырулар 19га кимеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International