Яр Чаллыда «Сәламәтлек-2014» Спартакиадасының финалы булды

2014 елның 8 июле, сишәмбе
"Төзүче" стадионында Яр Чаллы шәһ. сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек-2014» Спартакиадасының финалы булды. Медицина хезмәткәрләре җиңел атлетика буенча финал ярышларда һәм аркан тарту буенча команда ярышында катнаштылар. Чаллының баш табиблары дартс турнирында төз атуларын һәм спорт белән мавыгуларын күрсәттеләр.
Финал ярышларның нәтиҗәләре буенча 350 катнашучы арасында җиңүчеләр билгеләнде, алар грамоталар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнде.
«Сәламәтлек -2014» Спартакиада
сы нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачетында 1 урынны «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССО, 2 урынны - «3нче Стоматология сырхауханәсе» ДАССО, 3 урынны «РКТВД» ДАССО филиалы - Яр Чаллы ТВД командалары алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International