ТР ССМ ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин муниципалитетта утырышта шәһәр активы алдында «Әлмәт муниципаль районында олыларның билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыру» темасына доклад белән чыгыш ясады. Ул, диспансерлаштыру - бу кешеләрнең гомерләре озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән Дәүләт программасы, дип билгеләде.
Районда яшәүче һәр кеше өч елга бер тапкыр диспансерлаштыруда катнаша ала. Тикшерү программасы кешенең яшеннән һәм җенесеннән тора. Диспансерлаштыру бушлай үткәрелә. Аның өчен яшәү урыны буенча сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов предприятие җитәкчеләренең аерым игътибарларын бергә көч куеп кына чишәргә мөмкин булган дәүләт мөһимлегендәге бурычны үтәүгә юнәлдерде.
Диспансерлаштыру медицина эшчеләре тарафыннан эш вакытында үткәрелә. Хезмәт закончылыгы буенча, эш бирүче кеше диспансерлаштыруны үтәргә теләгән эшчене җибәрергә һәм аңа шул көнне эш көне итеп исәпләргә тиеш. Предприятие җитәкчеләре түләүсез диспансер карап тикшерүләрен үткәрүнең икътисади файдасын аңларга һәм диспансерлаштыру буенча чараларны үткәрергә ярдәм итәргә тиеш.