Бүген РКДҮдән Татарстанда беренче тапкыр ясалма сул йөрәк карынчыгы куелган пациент чыкты. Яр Чаллыдан 35-яшьлек ир кеше 2014 елның башында автомобиль бәрелешенә эләккән, шуннан соң аның йөрәк белән проблемалары башланган. Авыруга трансплантация кирәк иде, әмма донор әгъзасы халәтенең тиз начараюы белән бәйле аның көтәргә вакыты җитмәгән булырга мөмкин иде.
Прогноз җитди
Беренче тапкыр кардиологик тикшерүгә РКДҮгә чаллылы 2014 елның февралендә килде. Монда аңа дилатацион кардиомиопатия диагнозы куелды, ягъни йөрәк камерасының күренеп торган киңәюе белән йөрәк мускулының (миокардның) кыскару функциясе бозылу. Дилатацион кардиомиопатия булганда прогноз җитди: авыруның беренче 5 елында авыручыларның 30% гына исән кала.
РКДҮдә дәваланганнан соң чаллылының хәле стабильләште. Авыру донор йөрәген көтү исемлегенә кертелде һәм үзәктән өенә чыгарылды. Әмма, кабул ителүче даруларга карамастан, ир кешенең хәле начарлана башлады. Нәтиҗәдә 15 апрельдә чаллылы көчсезлеккә, шешенүләргә, түбән артериаль басымга, йөрәк ритмы бозылуга зарланулар белән авыр хәлдә яңадан РКДҮгә китерелде.
«Берлин йөрәге» файдасына карар кабул итү
Беренче чиратта авыруга йөрәк ритмының тормышка куркыныч яный торган бозылуын үзе белеп алучы һәм аны электроразряд белән бетерүче кардиовертер-дефибриллятор имплантацияләнде. Бүген бу куркынычлы тахикардияләре булган пациентны кинәт үлеп китүдән ышанычлы саклауның бердәнбер ысулы. Икенче көндә үк аппарат, авыруның йөрәгенең тукталуына юл куймыйча, үз эшен башкарды.
- Ир кешенең донор әгъзасын көтәргә вакыты җитмәскә мөмкин булуын исәпкә алып, без Татарстанда беренче тапкыр авыруга Incor дигән йөрәкнең ясалма карынчыгын имплантацияләү буенча операцияне ясарга булдык, - дип сөйли йөрәк-кан тамырлары хирургы Мурат Мөхәррәмов. - Бу күчәрле насос Германиядә «Berlin Heart» компаниясе тарафыннан эшләп чыгарылган һәм ясалган – «берлин йөрәге».
Операция 5 сәгать буе барды
Хәзерге вакытта авыру операциядән соңгы дәвалауны һәм реабилитация чорын уңышлы үтте. Аңа имплантацияләнгән җайланма, медиклар сүзләре буенча, бөтен исәпләү күрсәткечләре буенча төзек эшли. Бүген ул өенә чыгарылачак һәм анда чаллы кардиологлары күзәтүе астында булачак. Чаллылы алдында донор йөрәген трансплантацияләү буенча операция тора.